tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы кичәсе татар халык уеннарына багышлана
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы кичәсе татар халык уеннарына багышлана

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы кичәсе татар халык уеннарына багышлана

Бүген, 17 августта, Кабан күле яр буенда татар халкының милли уеннарына багышланган чара узачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының әлеге чарасына теләгән һәркем кушыла ала.

«Әйлән-бәйлән» программасы татарларның – Урал, Себер, Әстерхан, Самара, татар-мишәр һәм башкортларның этник төркемнәре уеннарына багышланачак. Шәһәр халкы «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер» һәм башка уеннар уйный ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Чараны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм мультиинструменталист Илмир Ямалов алып барачак. Җанлы музыка өчен «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин җавап бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Кичә 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында) башлана.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Бию буенча бушлай мастер-класслар пәнҗешәмбе көнне Кабан күле буенда уза, соңгы чара 24 августка планлаштырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*