tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтер йокламасын иде!
Хәтер йокламасын иде!

Хәтер йокламасын иде!

Моннан нәкъ 80 ел элек быелгы шикелле үк кояшлы, җылы, җиләкле, печәнле, Сабан туйлы җәй көнендә башланган ул сугыш дигән афәт. Беркем дә көтмәгәндә. Беренче көненнән үк бик күпләрнең язмышын яралаган. Сөенеп-сөелеп яши торган миллионлаган гаиләләрне туздырган. Бу әле аның газапларының башы гына булган. 1418 көн һәм төн буе күпме җәфа китергән ул, күпме, күз яшьләре, күпме кан түктергән. Никадәр яшь гомерләрне вакытсыз өзгән. Безнең илдә сугышның салкын җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Гаиләләрен калдырып, билгесез язмыш артыннан яу кырын, Ватанны сакларга китүчеләр яки озатучылар урынына үзеңне куеп карыйсың да, тәнеңнән меңләгән кырмыскалар йөгерешергә тотына. ил азатлыгы өчен яу кырында ятып, туган якларга кайталмый калганнарның йөрәк җылысыннан кабынгандыр төсле. Шуңа да ул мәңгелек, хәтернең үзе шикелле булырга тиеш. Бигрәк тә, июнь таңында йокы алмый. Хәтер дә йокламасын иде!

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*