tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Сабантуйлар дәвам итә
Ульяновск өлкәсендә Сабантуйлар дәвам итә

Ульяновск өлкәсендә Сабантуйлар дәвам итә

19 июнь көнне Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районында традициягә кергән милли бәйрәм утыз дүртенче тапкыр үткәрелде.

Районның “Прибрежный” ял паркы каршында бәйрәмгә килгән кунакларны “Ак калфак”лылар җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдылар һәм үзәк сәхнәгә кадәр озатып​ та куйдылар.

Милли бәйрәмгә кунаклар күпләп килгән иде. Татарстанның экология министры Александр Шадриков республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме уңаеннан татар халкына юллаган мөрәҗәгатен саф татар телендә җиткерде.

Өлкәбезнең экология министры вазыйфаларын башкаручы ​ Гөлнара Рахматуллина исә Ульяновск өлкәсе җитәкчесе Алексей Русскихның Сабантуйда катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

Иделаръягы районында гомер кичерүче милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Казан шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләде. Ул Ульяновск өлкәсенең спорт министры Рамил Егоровны конгрессның иң зур бүләге – татар халкы алдындагы казанышлар өчен медале белән бүләкләде. Танылган милләттәшләребез​ Руслан​ Гайнетдинов,​ Элмира Алиакберова, Илдус Лотфуллин һәм Булат Иблямовка конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Казан кунагы тамашачыларны үзенең дәртле җырлары белән дә сөендерде. Ульяновск халкы Фәрит Фәиз улын күптән үз итеп, яратып өлгерделәр инде. Аның чыгышын тамашачылар җылы кабул иттеләр, аңа кушылып җырладылар да, биеделәр дә.

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ульяновск шәһәренең Иделаръягы татарларына җан өреп торучы, милли бәйрәмне оештыруда күп көч һәм тырышлык куючы Рафаэль Нәҗметдиновка соклануын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Тамашачыларны шулай ук өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов сәламләделәр.

Милләттәшләребез көне буе рәхәтләнеп күңел ачтылар, милли уеннарда катнаштылар, Татарстанның халык артисты Закир Шаһбан чыгышын карап хозурландылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*