tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» 7 нче китап фестивалендә катнашты
Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» 7 нче китап фестивалендә катнашты

Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» 7 нче китап фестивалендә катнашты

Анда китап сөючеләр балалар китапларын һәм матур әдәбиятны бик теләп сатып алганнар, шулай ук тарихи басмаларга, татар әдәбияты классикларының һәм яшь авторларның китапларына ихтыяҗ зур булган. «Татарстан китап нәшрияты» стендын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин караган. Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин аңа Мәскәү укучысына алып килгән басмалар турында сөйләгән һәм яңа китаплар белән таныштырган.

ГУМның демонстрацион залында узган «2020 елның иң яхшы китабы» конкурсы  җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы китап фестиваленең әһәмиятле вакыйгасы булган. Әлеге конкурста «Татарское народное декоративное искусство (XVIII – начало XXв.). Истоки и традиции» китабы (авторы Ф. Х. Вәлиев) «Лучшее издание в российских регионах» номинациясендә дипломант исемен алып кайтты.

Россия китап бастыручылары ассоциациясенең (АСКИ) юбилей конкурсында 2021 елның гыйнвар-апрель айларында илнең 46 төбәгеннән 120ләп нәшрияттан 500 дән артык басма катнашкан.

Моннанн тыш, «Иң яхшы региональ басма» бәйгесенә дә йомгак ясалган. Анда Габдулла Тукайның 3 телдә  басылган сайланма әсәрләре һәм Ф. Х. Вәлиевнең «Татарское народное декоративное искусство (XVIII – начало XXв.) Истоки и традиции» китаплары җиңүче булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*