tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәзинә” башкорт вокаль-хореография ансамбленең еллык хисап концерты узды
“Хәзинә” башкорт вокаль-хореография ансамбленең еллык хисап концерты узды

“Хәзинә” башкорт вокаль-хореография ансамбленең еллык хисап концерты узды

2023 елның 22 апрелендә Мәскәү шәһәре Пресненск районы идарәсе актлар залында “Хәзинә” башкорт вокаль-хореография ансамбленең еллык хисап концерты узды.

Чарада Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләушә Гайфуллина катнашты. Ул ансамбль коллективын тәбрикләде һәм уңышлар теләде.

Концертта тамашачы яраткан вокаль-хореографик композицияләр тәкъдим ителде, премьера номерлары да булды. Коллективның иҗади яктан гына түгел, яшь артистлар белән дә үсүе сөендерә.

“Хәзинә” башкорт вокаль-хореография ансамбле күп төрле халыкара бәйгеләр лауреаты. Алар Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге төрле милләтара чараларда актив катнашучылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*