tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Татар кызы 2023″матурлык һәм талант бәйгесе узды.
Уфада “Татар кызы 2023″матурлык һәм талант бәйгесе узды.

Уфада “Татар кызы 2023″матурлык һәм талант бәйгесе узды.

2023 елның 24 апрелендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының зур залында “Татар кызы 2023″матурлык һәм талант бәйгесе узды.

“Татар кызы” – Бөтен республиканы берләштерүче бәйрәм. Конкурсның беренче этаплары Башкортстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә узды. Сайлап алу нәтиҗәсендә финалга фольклор коллективлары белән бергә 12 кыз үтте. Финалда конкурсанткалар район һәм шәһәрләрнең фольклор коллективлары белән татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.

Бу конкурс яшьләрнең традицион милли мәдәниятнең чыганакларына кызыксынуын арттыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм патриотизмны үстерү мәнфәгатьләрендә социаль әһәмиятле эшчәнлектә катнашуга мотивацияләү өчен кирәк.

Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов әйткәнчә – дәүләт хакимияте органнары, меценатлар һәм район һәм шәһәр башлыклары ярдәмендә без куелган бурычларга ирешә алдык. Без аларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм халык мәдәниятенең күп гасырлык традицияләрен саклап калуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле.

Театр фойесында тамаша башланыр алдыннан конкурста катнашучылар районнар ярдәме белән кул эшләре, халык кәсепләре һәм традицион татар милли ризыклары күргәзмәсе оештырдылар.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан «Нур»театры каршында һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылды.

«Татар кызы 2023» җиңүчесе Уфа шәһәренең 65нче  татар гимназиясе укучысы Алина Рыгалова булды. Ул безнең республиканы «Татар кызы» Халыкара конкурсында күрсәтәчәк.

Компетентлы жюри карары белән шулай ук өч фольклор коллективларына да аерым бүләкләр билгеләнде: Туймазы районыннан «Жидегән йолдыз», Нефтекамадан «Чулпан» һәм Межгорье шәһәреннән «Алтынай» фольклор ансамбльләре. Сәхнәдә барлыгы 200ләп кеше булды һәм беркем дә оештыручылардан һәм партнерлардан бүләксез калмады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*