tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатта балалар Тукай көненә багышлап, ретрофотосессиядә катнаштылар
Нурлатта балалар Тукай көненә багышлап, ретрофотосессиядә катнаштылар

Нурлатта балалар Тукай көненә багышлап, ретрофотосессиядә катнаштылар

Нурлатта татар теле дәресләренә йөрүче балалар Тукай көненә багышлап, ретрофотосессиядә катнаштылар.

Барысы да нәкъ безнең әби-бабаларыбыз вакытындагы сыман: өстәлдә керосин лампасы, китаплар, кулда гармун, кызлар орчык белән йон эрли. Кызлар милли костюмнардан, малайлар түбәтәй кигән.

Бу фотоларга карап, кайсы чорда ясалган икән дип вакытта югалып каласың.
Проект җитәкчесе Алсу Усманова әйтүенчә, бу фотосессия вакытында, балалар элеккеге еллар атмосферасына күмелде, үзләрен яңа рольдә сынап карады. Шул ук вакытта, милли костюмнар белән дә якыннан танышты.

“Мин татар баласы” дигән проект Нурлатта менә инде икенче ел эшләп килә. Моңа кадәр балалар төрле мастер-классларда катнашып, изү, брошкалар кебек милли орнаментлы бизәкләр ясадылар, өчпочмаклар пешерергә өйрәнделәр.
Проект Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә алып барыла.

Алсу Усманова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*