tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Фәйзрахман Әминовның күргәзмәсе ачылды
Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Фәйзрахман Әминовның күргәзмәсе ачылды

Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Фәйзрахман Әминовның күргәзмәсе ачылды

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Фәйзрахман Әминовның күргәзмәсен оештыра. Күргәзмә 12нче ноябрьдән 12нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фәйзрахман Әминов – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы,акварелист, графика техникасында иҗат итүче рәссам.

Фәйзрахман Әминовның “Шүрәле” әсәренә багышланган, акварель техникасында ясалган иллюстрацияләр гади рәсемнәр генә булып калмый, рәссам аерым бер әкияти дөнья иҗат итә. “Су анасы” әкиятенә багышланган рәсемнәрдә Ф.Әминов татар авылының якты образын сүрәтли. Әлеге картиналарда матур балачак мизгелләре, гади көнкүреш җиһазлары, милли киемнәр һәм образлар –барысы бергә үрелеп бара. Рәссам татар йортларының интерьерын сүрәтли: өстенә мендәрләр тезеп куелган сандыклар, чигелгән сөлгеләр, челтәрләр, келәмнәр, диварлардагы шамаильләр…

Фәйзрахман Әминов үзенә генә хас, җиңел таныла торган иҗат стилен булдыра. Рәссамның җаты –Татарстан сәнгатенең аерылгысыз бер өлеше.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*