10 февральдә Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның 70 яшьлеге уңаеннан күргәзмә ачыла. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.
Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов — рәссам, график, монументалист. Ул 1951 елның 4 маенда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1980 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлый.
Рәссам 1972 елда республика, зональ, төбәк, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнаша башлый. Ул — СССР, Россия, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.