tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра төбәгендәге татарлар тормышы хакында яктыртачак журналист билгеле булды
ХМАО-Югра төбәгендәге татарлар тормышы хакында яктыртачак журналист билгеле булды

ХМАО-Югра төбәгендәге татарлар тормышы хакында яктыртачак журналист билгеле булды

ХМАО-Югра татар, татар-башкорт оешмалары җитәкчеләре төбәктә татар журналистын сайлады. Төбәк татарлары һәм шулай ук Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни оешмасы эшчәнлеген кабаттан, бу өлкәдә күп еллар тәҗрибә тоткан Гөлчәчәк Равис кызы Фәтхулова яктыртачак.

Гөлчәчәк Фәтхулова @g.fathulova, ТРатарстан Республикасы Актаныш районы, Татар Ямалысы авылында туып-үскән, Алабуга Дәүләт педагогика университетын (КФУ)тәмамлаган, филолог. Татар телен камил белә.

Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы оештырган «Блогер.Татар» беренче һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчесе. Аш – су остасы.

Сургут шәһәрендә яши. Татарлар тормышында актив. Югра төбәге һәм Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты Советы киңәшчесе.

Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*