tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре!
Хөрмәтле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре!

Хөрмәтле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре!

2017 елның 29-30 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышы узачак. Утырыш эшендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре катнашуы көтелә.

Киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада пленар утырыш, мәдәни чаралар, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк.

Шулай ук, 30 ноябрь- 2 декабрь көннәрендә  Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре ”  XII форумы да узачак. Быел әлеге форум “Алабуга” махсус икътисади зонасы базасында үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*