tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗайлан мәктәбе традицияләре
Хуҗайлан мәктәбе традицияләре

Хуҗайлан мәктәбе традицияләре

Хуҗайлан мәктәбендә кыскартулар булганнан соң укытучыларның күпчелеге Ябалак мәктәбенә күчерелә. Монда Хуҗайлан мәктәбе традицияләрен дәвам итеп хезмәт итүче укытучылар уңышлары белән уртаклаштылар. Муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе Прииртышскийның филиалы Ябалак урта гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Альбинә Азисова җитәкчелегендә эшләүче Ябалак мәктәбендә балалар театры “Креатив” коллективы  оештырыла. Үзешчән театр танылган язучы, РФ атказанган укытучысы, педагогик хезмәт ветераны, сугыш ветераны, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышлап “Үги ана” спектакле премьерасы тамашачыларын җыйды.

Якуб Камали улы Зәнкиевның “Иртеш таңнары”ннан алынган “Үги ана” (“Мачеха”) буенча Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиева язган пьессаны сәхнәләштереп тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Залда текстны рус теленә тәрҗемә иткән ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Галия апа Мөслимова, Ябалак, Хуҗайлан, Преображенкадан килгән ветеран укытучылар, кунаклар җыелдылар. Спектакль рус телендә барса, күренештәге музыкаль бизәлеш татар телендә яңгырады. Татар җырлар, моңлы көйләр сәхнәдә барган күренешкә ямь өстәде. Спектакльдә рольләрне: Ильяс Сәйфуллин(Юсуф), Самирә Муратова(Гыйззатбану), Алмаз Вахитов(Хади), Гүзәл Азисова(Сания), Роберт Миргалеев (Мөхәммәд) башкардылар. Алып баручы Гүзәл Азисованың оста чыгышлары, үзешчән яшь актерларның сәхнәдә оста уйнаулары тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Театр яратучылар балаларның уеннарын җылы каршыладылар.

Театр түгәрәге җитәкчесе Надежда Бондаренко декорацияне Хуҗайлан мәктәбе музееннан алганнары турында сөйләде. Ябалак мәктәбеннән ветеран укытучы Мария Зятькова спекатакльне сәхнәгә куючы мәктәп укучыларына уңышлар теләде, аларга киләчәктә дә театр сәнгате белән кызыксынып, сәхнәдә бөтен күңелләрен биреп, оялчанлыкны онытып уйнарга кирәклеген әйтте. Хуҗайлан мәктәбе тарихын, традицияләрен саклаучы ветеран укытучыларга, авыл халкына, укытучылар коллективына, мәктәп мөдире Альбина Азисовага, Надежда Бондаренкога рәхмәтләрен белдерде.

Язучы Я.К.Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган чарада улы Нур, килене Сакинә, оныкчыклары Лия, Риман булдылар. Сакинә Зәнкиева спектакльдә катнашучыларга, җитәкчеләре Надежда Бондаренкога, элекке җитәкчеләре Мария Зятьковага рәхмәтләрен белдереп күчтәнәчләр тапшырды. Зәнкиевлар гаиләсе исеменнән театр коллективына мәктәпнең данлы традицияләрен дәвам итүләрен теләде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткән:”Театр–яктылкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә,”-дип. Мәктәп театрына озын, иҗади юл, уңышлар телибез. Киләчәктә дә сезгә Хуҗайлан мәктәбе традицияләрен, күренекле шәхесләребез турында якты хатирәләрне саклап, укучыларга тәрбия, тирән белем биреп, изге эшләрне дәвам итеп яшәргә язын.

                                                             Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*