tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия “Туган тел” форумы пресс-релизы
I Бөтенроссия “Туган тел” форумы пресс-релизы

I Бөтенроссия “Туган тел” форумы пресс-релизы

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештыра.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы. Алар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

12 нче ноябрь көнне форум делегатлары Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә булачаклар. Шулай ук бу көнне катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен караячаклар.

13 нче ноябрь көнне Арча муниципаль районына бару һәм әлеге җирлектәге белем оешмаларының эшчәнлеге белән танышу каралган. Биредә татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр узачак. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар оештырылачак.

14 нче ноябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырыш узачак. Пленар утырыштан соң мөгаллимнәр өчен методик мәйданчыклар утырышы каралган. Алар 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп үткәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*