tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Татарстан районнарында булды
Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Татарстан районнарында булды

Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Татарстан районнарында булды

9 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,  Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Алабуга, Минзәлә, Актаныш районнарында булды.

Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин катнашында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмалары активы белән очрашулар узды. Биредә оешмаларның эшчәнлеге тикшерелде, алда торган бурычлар барланды.

Конгрессның уңышлы башлангычларын районнарга җәелдерү белән беррәттән, һәр җирлекнең үзенчәлекләрен саклап калу һәм үстерү район оешмаларының төп бурычы булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*