tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ибн Фадлан” фильмы прокатка чыгу таныклыгы алды
“Ибн Фадлан” фильмы прокатка чыгу таныклыгы алды

“Ибн Фадлан” фильмы прокатка чыгу таныклыгы алды

Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы тарафыннан төшерелгән “Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы прокатка чыгу таныклыгы алды. Документны РФ Мәдәният министрлыгы биргән һәм ул фильмны төшерүчеләргә кинокартинаны Россия прокатына – телеэкраннарга һәм кинотеатрларга чыгару хокукы бирә.

Документаль-нәфис кинолента Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юлъязмаларына нигезләнеп әзерләнгән. Илчелекнең килүе Идел буе Болгарстанының 922нче елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле. Картинада документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. “Ибн Фадлан”ның нәфис фильм өлеше 921-922нче елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100дән артык тарихи костюм тектерелде, 50ләп төрле реквизит әзерләнде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы тантаналары кысаларында “Ибн Фадлан” фильмының Мәскәүдә, Казанда һәм Алабугада аншлаг белән 3 премьерасы узды. Картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды. Фильм “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән төшерелде.

Хәзерге вакытта “Хозур” нәшрият йорты премьерадан соң юридик һәм физик затлардан Россиянең төрле шәһәрләрендә фильмны күрсәтүне оештыру буенча килеп ирешкән тәкъдим-мөрәҗәгатьләрне өйрәнә. Фильмны төшерүчеләр картинаны килеп ирешкән гаризалар нигезендә күрсәтергә ниятлиләр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*