tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кама Аланы боз сараенда мөселман командалары арасында Республикакүләм хоккей турниры узды
Кама Аланы боз сараенда мөселман командалары арасында Республикакүләм хоккей турниры узды

Кама Аланы боз сараенда мөселман командалары арасында Республикакүләм хоккей турниры узды

Җөмәдәл әүвәл аеның 23 нче көнендә (17 декабрьдә), Татарстанның Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең “Олимпия” боз сараенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык кысаларында мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры узды. Турнир Кама Аланы мәчете мәхәлләсе мөселманнары тарафыннан Габделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә оештырылды.

Ачылышта хоккейчыларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов һәм Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов мөрәҗәгать итте.

Турнирда 6 команда катнашты. Ярышларның баш судьясы Илнур Дәүләтшин уеннарның 12 минутлык 2 периодта үткәрелүен хәбәр итте.

Бәйге нәтиҗәләре:
1 урын – «Хыял» Кукмара
2 урын – «Ансар» Яр Чаллы
3 урын – «Кәүсәр» Әлмәт
4 урын – «Казан нуры» Казан
5 урын – «Ихлас» Түбән Кама
6 урын – «Мәчет» Кама Аланы.

Хоккей турнирында катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*