tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ибне Фадлан турында фильм төшерү турында киңәшмә узды
Ибне Фадлан турында фильм төшерү турында киңәшмә узды

Ибне Фадлан турында фильм төшерү турында киңәшмә узды

2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында Ибн Фадланның Идел буе Болгарстанына сәяхәтенә багышланган документаль-нәфис фильм әзерләү буенча эшлекле киңәшмә узды. Кинолентаны Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан махсус төшерәчәкләр. Билгеле булганча, зур бәйрәм чаралары Болгар шәһәрендә 2022 елның җәендә узачак.

Җыелышта Россия Фәннәр академиясенең Материаль мәдәният тарихы институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Вячеслав Кулешов, «Путь Ахмеда ибн-Фадлана» китабы авторы, тарихчы, М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Владимир Иванов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фонды башкаручы директоры Эльмира Садыйкова, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы, Идел буеның урта гасыр археологиясе белгече Айрат Ситдыйков, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фондының хәйрия программаларын гамәлгә ашыру буенча киңәшче Алексей Петров, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, режиссер-сценарист Рәмис Нәҗмиев һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар фильм концепциясен әзерләү белән бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алышты, кинолентаның форматы һәм идеологик яктан тулылыгы буенча үз теләкләрен белдерде. Очрашу нәтиҗәләре буенча эксперт төркеме төзү турында коллегиаль карар кабул ителде. Эксперт төркеме кинокартинаның эчтәлеге өчен җаваплы булачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*