tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе Болгарында ислам кабул ителүгә – 1100 ел: төп чаралар ничек үтәчәк?
Идел буе Болгарында ислам кабул ителүгә – 1100 ел: төп чаралар ничек үтәчәк?

Идел буе Болгарында ислам кабул ителүгә – 1100 ел: төп чаралар ничек үтәчәк?

11 майда ТР министрлар кабинетында Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм итүгә багышланган брифинг узды. Журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча республиканың оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Спасс муниципаль районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнаштылар. Спикерлар Татарстанда үткәреләчәк бәйрәм чаралары турында тәфсилләп сөйләде.

ТР Премьер-министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча республиканың оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев чараларның федераль дәрәҗәдә үткәрелүен һәм аларны уздыру өчен РФ Президенты В.В.Путин йөкләмәсе буенча федераль оештыру комитеты булдырылуын искә төшерде. Аның сүзләренчә, чаралар Россиянең барлык төбәкләрендә – Сахалиннан алып Калининградка кадәр уздырыла. Төп тантаналар Болгарда 21 май көнендә булачак. Бу көнне биредә 1100 еллык уңаеннан әзерләнгән почта маркасын рәсми рәвештә чыгару чарасы һәм РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләгән Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы каралган, ә 11.00-дә “Исламны кабул итү” истәлек билгесе каршындагы мәйданда халык катнашында бәйрәм башланачак.

Болгардагы тантаналарыннан алда 17-20 май көннәрендә Казан чаралары узачак. Мисал өчен, 17 һәм 18 май көннәрендә Халыкара Коръән бәйгесе (“Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022” халыкара программасы кысаларында) үтәчәк, 19-21 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммиты һәм Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылышы булачак, 20 майдан Казан Ратушасында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы үзачак, соңыннан Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы һәм “Милли үзенчәлек һәм дин” дип исемләнгән татар дин әһелләренең XII Бөтенроссия форумы планлаштырылган. Форумга бөтен Россиядән 1100 имам чакырылган. Болгарда чаралар шулай ук 20 майдан башланачак: бу көнне “утлы шоу” тәкъдим ителәчәк. Инсталляция Ак мәчет территориясендә 20 һәм 21 майда күрсәтеләчәк. Казанда тамашаны 19-21 майда 1000-еллык мәйданы ягынннан Кремль диварында карап булачак.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 1100-еллык кысаларында төп проектлары белән аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов таныштырды. Ул яңартылган «Казан басмасы» өстендәге эшнең төгәлләнүен һәм аның тәүге тапкыр “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан тәкъдим ителәчәге хакында хәбәр итте. Шушы ук утырышта хәзрәт Россия өммәте файдалансын өчен “Казан басманың” электрон версиясен һәм “Казан басма” компьютер шрифтын теләгән һәркем күчереп ала алсын өчен онлайн-ресурска урнаштырылачагын рәсми рәвештә игълан итәчәк. Ирек Мансурович шулай ук кулъязма Коръәнне әзерләү нәтиҗәләре белән бүлеште – бүгенге көндә мүсхәфнең бер җүзе, ягъни Коръән текстының 1/30 өлеше язылып бетте һәм Изге Китапның тагын бер җүзен язу буенча эш тәмамланып килә. Моннан тыш, Ирек Арсланов РИИда башкарылган эшчәнлекләрнең нәтиҗәләре белән дә таныштырды: белгечләр бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең танылган фәнни әсәрләрен рус телле укучылар өчен беренче тапкыр тәрҗемә итте. Болар: “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”),  “Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф” һәм шушы китапка “Мөкаддимәт”. РИИ белгечләре БГӘнең Халыкара үзәге белән хезмәттәшлектә шулай ук рус, инглиз һәм гарәп телләрендә “История Ислама в России” хезмәтен әзерли. Нәзарәтнең проектлары исемлегенә тагын Darul-Kutub.com электрон китапханәсен яңарту, рус телендә онлайн-мәдрәсә эшләү, «Ислам в лицах» кыскаметражлы фильмнар сериясен төшерү, Коръәннең тарихи «Казан басмасын» репринт рәвештә бастыру һәм Халыкара Коръән бәйгесе керә. Бәйгене Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы, Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә оештыра. Бәйгенең гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык заявка алынды. 29 чит ил катнашучысы һәм Россия субъектларыннан 20 кеше сайлап алу турын үтте. Катнашучыларның яше – 18дән 30га кадәр.

Ирек Мансур улы үз чыгышын «Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмның трейлерын тәкъдим итеп төгәлләде. Трейлер бүген беренче тапкыр күрсәтелде.  

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов брифингта мәдәният юнәлеше буенча узачак чаралар исемлеге белән таныштырды. Алар арасында концерт программалары, опералар, спектакльләр бар. Аерым алганда, К. Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсын күрергә мөмкин булачак. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында композитор Резеда Ахиярованың «Алтын Урда» спектакле күрсәтеләчәк. 13-18 май көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Әстерхан, Волгоград, Самара шәһәрләрендә «Болгар эзләреннән» дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Ә 15 июньдә Г. Кариев театры «Йосыф» премьерасын күрсәтәчәк. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, Казан Ратушасында, Казан Кремлендә, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда күргәзмәләр планлаштырылган.

Кушымтада – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төп проектлары турында белешмә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*