tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел-йорт» һәвәскәр театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Идел-йорт» һәвәскәр театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Идел-йорт» һәвәскәр театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» ХХII театр коллективлары регионара конкурсына гаризалар 2022 елның көзендә кабул ителә башлаган иде.

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Гран-при алган Мөслим районының халык театры коллективы “Зәңгәр шәл” спектаклен тәкъдим итте.

“Гран-при” бүләген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Ул кунакларны сәламләде һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

– «Идел-йорт» ХХII театр коллективлары бәйгесе тулы бер хәрәкәткә әйләнде. Ул үз актуальлеген югалтмыйча ХХII тапкыр үткәрелеп килә, илебезнең татар халык театрларын берләштерә, – дип ассызыклады ул.

Быел конкурста йөз театр коллективыннан ике меңнән артык кеше катнашты. «Идел-йорт – 2022» театр коллективлары бәйгесенең финалистлары үз спектальләрен В. И. Ленин мәдәният сараенда 4 800 дән артык тамашачыга күрсәтте.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – үзешчән театр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын онлайн трансляциядән карарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*