tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород татарлары сафаҗайда киңәш-табыш тотты
Түбән Новгород татарлары сафаҗайда киңәш-табыш тотты

Түбән Новгород татарлары сафаҗайда киңәш-табыш тотты

13 декабрь, көнне өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе Пиль­на районы Сафаҗай авылында киңәйтелгән күчмә утырыш уздырды. Дүрт урында оеш­тырылган чарада Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан һәм Түбән Нов­город, Дзержинск шәһәрләреннән 60тан артык кеше катнашты. Берүк вакытта мәктәптә крайны өйрәнүчеләр киңәште, җирле СПК идарәсендә татарлар компакт яшәгән окру­глар җитәкчелеге вәкилләре, авыл башлыклары, депутатлар сөйләште, балалар бакча­сында “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының активы очрашты, ә инде төштән соң барысы да җирле мәдәният йортына җыелып, йомгаклау утырышында катнашты.

«Ак калфак»лылар бакчада киңәште

Билгеләнгән вакытка җирле ба­лалар бакчасына 30га якын аккал­факлы ханымнар җыелды. Бакча хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алып, һәр килгән кешене чәй эчерде.

Аннары бакча мөдире Әлфия Ай­малетдинова бинаның икенче ка­тында урнашкан татар халкының элекке көнкүрешен чагылдыр­ган музей белән таныштырды һәм шулай ук музей бүлмәсендә тәрбиячеләр “Аулак өй” күренешен искиткеч оста итеп күрсәттеләр. Профессиональ артистлардан ка­лышмыйча уйнаулары барысын да шаккатырды, чараның махсус кунагы булган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Лю­баева да моны билгеләп үтте, сез зур сәхнәгә чыгып, теләсә нинди постановка уйнарга әзер булган труппа, диде.

Утырышның төп өлеше музыкаль залда булды. Беренче чиратта, Әлфия Абдулбәровна “Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү” дигән темага чыгыш ясады, видеопрезентация белән озатылып барган доклады зур кызыксыну уятты, чөнки яшь бу­ынга милли тәрбия бирү темасы бүгенгә бик актуаль һәм аны ба­лалар бакчасыннан башлаганда гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Биредә моны яхшы аңлыйлар һәм белемле, тәҗрибәле тәрбиячеләр дә бу өлкәдә эзлекле эшлиләр.

Аннары өлкә татар автономия­се хезмәткәре, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Ах­мадуллина барысын да җылы сәламләп, актив эшләгән өчен рәхмәт белдерде, “Нигеземә кай­тып барам” иҗади конкурсның җиңүчеләренә һәм призлы урын­нар яулаучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу көнне тагы бер бик тә кадерле кунагыбыз бар иде – ул да булса Та­тарстан Республикасының атказан­ган сәнгать эшлеклесе, язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья та­тар конгрессы хезмәткәре, таныл­ган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм Зилә ханым аңа сүз бирде. Шәмсия апаны – шигырьләренме сөйли ул, җырлыймы, әңгәмә кора­мы – тыңлап утыруы бик рәхәт, сүз белән әйтеп бетергесез хәтта, ул рәхәтлекне тулаем тоемлау өчен аны нәкъ менә тыңларга кирәк. Бу юлы да ул балага матур татар исеме кушудан башлап, яшьтән үк милли тәрбия бирүгә тукталып үтте, искиткеч мәгънәле, тормыш­чан шигырьләрен сөйләде, кабат­ланмас тавышы белән акапель­ле “Маһирәм” татар халык җырын башкарды. Аның чыгышы беркай­чан да ялыктырмый, вакыт үтүен сизмисең дә.

Чарада катнашкан тагы бер хөрмәтле кунак – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Анна Клинцева районда яшәүче төп милләтләрнең үзара тыгыз хезмәттәшлектә, дустанә мөнәсәбәтләрдә торуын билгеләп, шундый утырышларның мөһимлеген ассызыклады, кат­нашучыларга рәхмәтен, Шәмсия апага соклануын белдерде.

Кызыл Октябрь районы Янда­вишча авылының клуб мөдире, иң актив аккалфаклыларыбызның берсе Надирә Сәйфетдинова да, форсаттан файдаланып, даими уздырып килгән конкурслар катна­шучыларын билгеләде.

Зилә ханым йомгаклау сүзендә кунакчыл Сафаҗай балалар бак­часы коллективына олы рәхмәт белдереп, җирле СПК идарәсендә узачак төшке аштан соң мәдәният йортына йомгаклау утырышка һәм концертка чакырды.

Краеведларда яңа рәис

Өлкә татар автономиясе оештырган киңәйтелгән утырышның бер мәйданчыгы җирле мәктәптә эшләде һәм аңа край­ны өйрәнүчеләр җыелды. Кызганычка, әлеге чарага бераз сәламәтлеге какшау сәбәпле, Сафаҗайның иң тәҗрибәле тарих­чысы Вафа абый Камалетдинов килә алмады. Кунакларны җылы итеп директор Рамил Мусин каршы алды, ә өлкән класслар укучылары мәктәптә урнашкан авыл музее белән таныштырды.

Утырышны автономия каршын­дагы краеведлар клубы рәисе Мирзәхләм Абдулганиев башлап җибәрде һәм беренчедән сүзне Пильна округының мәгариф идарәсе җитәкчесе Анна Клинце­вага бирде.

Анна Александровна Сафаҗай мәктәбенең бу җирлектә уку-укыту, белем бирү процессы буен­ча алдынгылар сафында булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, укытучы Елена Атауллина карамагында укучылар тарих, хокук һәм обще­ствознание буенча район һәм өлкә олимпиадаларында уңышлы кат­нашалар, ил күләмендәге конкурс­ларда чыгыш ясыйлар. Элекке рухи һәм дини традицияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә биредә.

Димәк, мәктәпнең киләчәге бар һәм дәүләт тарафыннан аңа зур ярдәм күрсәтелер. Анна Алек­сандровна ышандырганча, 2024 елда милли проект кысаларында мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Моңа 146 млн сум сарыф ителәчәк.

Утырышны дәвам итеп, Мирзәхләм Гаярович крайны өйрәнүчеләр клубы рәисе вази­фаларыннан баш тартуы турын­да белгертте һәм үз урынына бу өлкәдә киң кырлы эшчәнлеге белән танылган, Зур Рбишча урта мәктәбенең тарих укытучы­сы Әлфия Мөхәммәтҗанованы тәкъдим итте.

Делегатлар Әлфия ханымның кандидатурасын бертавыштан хуплады һәм раслады. Берсүзсез, Әлфия Хайдәр кызы моңа лаек. Күп еллар дәвамында ул туган ягының элеккесен өйрәнү буенча зур эш алып бара, укучыларын да тарихка ияләштерә. Район мәктәпләре арасында даими үткәрелеп килгән фәнни-практик конференциядә катнашыр өчен балалар әби-бабаларының элек­ке көнкүрешенә, яшәешенә ба­гышланган докладлар әзерли, милләтебезнең тарихы белән яшьтән үк кызыксына башлый. Кече фикердәшләре әзерләгән эшләр аннары ВКонтакте соци­аль челтәрендә булдырылган “Рыбушкинская старина” исемле берләшмәдә урын ала.

Әлфия ханым метрик китаплар­ны өйрәнү һәм ачыклау өстендә эшли, хезмәттәшләре белән тәҗрибәсен уртаклаша. Шулай ук тарихи очеркларны китап форма­сында бастыруда булыша.

Әлфия Хайдәр кызы туган якны өйрәнүне үстерү буенча үз фикерләре белән таныштыр­ды, һәр авылның генеалогиясен, топономик картасын булдыру мөһимлеген билгеләп үтте.

Әлеге вакытта теләге булган һәр кеше гаиләсенең шәҗәрәсен төзи ала. Шәхсән үзе ул 350 кешедән торган нәсел шәҗәрәсен төзегән. Хәзер интернет челтәрендә моның өчен күп төрле файда­лы сайтлар, программалар бар. Шуларның берсе – “Древо жизни” дип аталган махсус проект.

Кызганычка, 1990-2000 еллар белән чагыштырганда бүген тарих белән даими кызыксынучылар аз. XX гасырның ахырында “Туган як” газетасы каршында тарихчы­лар клубы барлыкка килгән иде. Баш мөхәррир Рифат Ибраһимов җитәкчелегендә камкалы Алим­жан Орлов, ыргулы Ибраһим Булатов, краснайлы Мансур Ха­физов, сафаҗайлы Фәрит Беля­ев, уразавыллылар Чингиз Ази­зов белән Фазылҗан Гимранов һәм башкалар милләтебезнең үткәнендә ак тапларны ачы­клау буенча вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча эшләде. Әле бары тик Семочкидан Әббәс Назеров, Сафаҗайдан Вафа Камалетдинов һәм Ыргудан Нәим Бедритдинов кына даими эзләнүләр алып баралар.

Әлеге буын хөрмәтле аксакалларыбызның хезмәтен дәвам итәргә тырышырга тиеш һәм бу өлкәдә Әлфия ханым хезмәттәшлеккә чакырды, ярдәмен ышандырды һәм моның өчен ешрак җыелырга кирәк дигән фикердә калды. Бу юнәлештә төбәктәге татар иҗтимагый оеш­малары белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәш мөнәсәбәтләрдә торуы да мөһим.

Очрашуны дәвам итеп, сүзне Уразавыл музее директоры Рамил Сафин алды. Аның әйтүенчә, өч ел эчендә му­зей зур тарихи кыйммәткә ия булган экспонатлар белән баетылган, яңа проектлар да гамәлгә куела. Биредә милли район сабантуйлары батырла­ры исемнәрен мәңгеләштереп махсус зал ясала. Шулай ук 1914-1918 еллардагы Беренче дөнья сугышында катнашкан якташ-милләттәшләребез ту­рында мәгълүмат җыела.

Петрякстан Әхмәр Закиров мәдәният йортының бер бүл- мәсендә музей булдырылуы турында сөйләде. Элекке чор мишәр татарларының тормы­шын чагылдырган көнкүреш әйберләре анда җитәрлек, ә менә Бөек Ватан сугышына кагылган экспонатлар бик аз, шуңа Әхмәр Фаттахович хезмәттәшләреннән алар белән уртаклашуны сора­ды.

Гомуми алганда, Сафаҗай мәктәбендә узган краевед­лар утырышы файдалы һәм нәтиҗәле үтте һәм яңа сайлан­ган рәис аны “Милләтебезнең киләчәге хакында үткәннәрне барлау – безнең изге буры­чыбыз”, – дигән сүзләр белән тәмамлады.

Татар йорты булачак

Әйе, Түбән Новгородта Татар мәдәнияте йор­ты булырга охшаган. Бу турыда 13 декабрьдә Сафаҗайның Киров исемендәге СПК идарәсендә булып үткән округ депутатлары һәм авыл башлыклары, татар эшмәкәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре утырышында өлкә татар автономиясенең башкарма дирек­торы, Түбән Новгород шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Шәрәфутдинов хәбәр бирде.

Ә моңа кадәр алар автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев белән һәр кунакны ишегалдыннан каршы алып, бинага озатып торды.

Шуны әйтергә кирәк, бу көнне өлкә татар автономиясенең киңәйтелгән утырышын ка­бул итүче хуҗа – Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, өлкә татар автоно­мия советында Пильна җирлеге вәкиле һәм Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясендә Нижгар төбәгенең тулы вәкаләтле вәкиле, ике дистә елдан артык туган авылы Сафаҗай СПКсын уңышлы җитәкләп барган, өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында хәйрия гамәлләре белән дан-абруй казанган Шамил Әнәс улы Нуримановның чираттагы туган көне бул­ганга, очрашу-күрешүләр аны тәбрикләүдән башланды. Уздырып әйтик әле, милләтебез файдасына куеп килгән изге гамәлләре, эчкер­сез ярдәме өчен Шамил Әнәсовичны Кызыл Октябрь округы хакимияте исеменнән җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Илья­сов һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисе исеменнән аның урынбасары Гөлнара Абдул­лина җылы котладылар һәм бүләкләделәр. Әлбәттә, автономия җитәкчелеге, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина да бу көннең бәйрәм сәбәпчесенә олы рәхмәтләр бел­дереп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт ха­тын Шамил Әнәсовичка Татарстанның таныл­ган шагыйрәсе Шәмсия ханым Җиһангирова җиткерде.

Җирле СПК идарәсендә булып үткән уты­рышка кайтканда, Мирзәхләм Гаяр улы ав­тономия тарафыннан башкарылган милли- мәдәни һәм иҗтимагый вакыйгаларның иң мөһимнәрен генә әйтеп үткәннән соң, 2023 елда Түбән Новгородта беренче тапкыр оеш­тырылачак Идел буе сабан туена тукталды.

– 8 июльдә милли бәйрәмебезне өлкә үзәгендә зур иттереп яңа форматта узды­ру буенча губернаторыбыз Глеб Никитинның инициативасын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та һәм Бөтендөнья татар конгрес­сы җитәкчелеге дә хуплап чыкты. Аның көне әлегәчә үзгәрмәгән булса, уздыру урынының үзгәрүе ихтимал. Күптән түгел БТКның башкар­ма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Түбән Новгородта булып кайтты. Сабан туе өчен ку­лайлы мәйданнарны тагын бер кат карап чык­тык һәм әлегә шәһәрнең Автозавод паркы ях­шырак булыр дигән фикердә калдык.

Тагын шуны әйтим, сабан туе чыгымнарын тулысынча Татарстан белән өлкә хөкүмәте то­тачак. Ә безнең, иҗтимагый оешмаларның төп бурычы – милли бәйрәмебезне мөмкин кадәр ха­лыкчан итү, ягъни – сабан туе мәйданчыкларын халык белән тутыру, – дип сөйләде өлкә та­тар автономиясе рәисе. Ә аның урынбасары өлкәбезнең хөрмәтле төзүчесе Валерий Ка­мальдинов шәһәр хакимияте Татар мәдәнияте йортына тәкъдим иткән чираттагы бинаның географик урыны, мәйданы һәм элек нинди максатка кулланылганы турында сөйләде.

– Ул ике катлы бина Канавин районында ур­нашкан. Ә бу бинаның элек-электән безнең татарлар үз иткән төштә урнашуын язмыш бүләге дип кабул итәргә кирәк, – диде Валерий Павлович.

Тимур Наил улы аңлатмаларыннан абай­лап алганыбызча, анда сәхнәле тамашачы залы, тарихыбызны чагылдырган музей һәм милли ризыклар белән туклану кафесы ачар­га мөмкин булыр иде. Бу эшне тизләтү өчен шәһәр башлыгы исеменә хат язасы һәм аны өлкә татар җәмгыятенә яхшы таныш булган шәхесләр исеменнән имзалыйсы кирәк.

Автономиянең башкарма директоры та­гын шуны әйтте: әлеге бинаны татарлар ихтыяҗына ала калсак, Татарстан президен­ты тарафыннан сабан туена биреләчәк авто­бус урынына шул бинаны ремонтларга ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыгарга теләге бар­лыгын белдерде.

Татар Моклокасы администрациясе баш­лыгы Салех Щегалев: “Чит регионнарга чы­гып, милли мәдәният өлкәсендә Нижгар төбәген күп очракта безнең спаслылар гына күрсәтә”, – диде. Ә моңа җавап итеп, Рафаэль Нәбиуллович Уразавылда яңа гына оешкан “Бәйрәм” ансамбле турында сөйләде. Кочко- Пожар мәдәният йорты директоры Ибраһим Мусин да үз һәвәскәрләренең районара, өлкә һәм регионара казанышлары белән уртаклаш­ты, балаларны һәм яшьләрне сәхнәгә тарту җиңел эш түгел, диде.

Гомере буе татар ихтыяҗын кайгыртып яшәгән, билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациясен яңадан торгызган, өлкә автоно­миясен җитәкләгән һәм бүген Спас округы де­путатлары советы рәисе итеп сайланган Рамил абый Салихҗанов күбрәк үз тәҗрибәсеннән чыгып, киңәш-табышлы үгет-нәсыйхәт бир­де, барлык иҗтимагый көчләрне берләштерү юлын табарга һәм бер максат белән алга ба­рырга кирәклеген исбатлады.

Володар районыннан адаш авылына килгән Солтан Шәрәфутдинов киләсе елларда ан­дагы Красная Горка (Горбатовка) сабан туен шәһәр үзәгенә чыгарып уздырачаклары турын­да сөйләде. Бу инициатива җирле хакимият ягыннан чыкканга күрә, милли бәйрәмебезнең шушы округ мәдәният бүлеге программасына керү һәм бюджеттан финанслану мөмкинлеге дә туачак.

Шул ук Володар районындагы Красная Горка авылында мәчет булдыруга зур өлеш керткән Мостафа Фатыхов көрәшчеләребезнең генә түгел, судьяларыбызның да нәфесләре зур бу­луларына нык борчылды, сабан туе көрәшен рәсми турнир көрәше итмәскә киңәш итте. “Са­бан туе – ул бәйрәм, шуңа аның эчтәлеген, асы­лын һәрьяклап саклыйсы иде”, – диде Мостафа абый.

Менә шундый эшлекле сөйләшү форма­тында узды бу түгәрәк өстәл. Иң мөһиме – ният кылган өмет-хыяллар барысы да тормышка ашсын иде, чөнки иҗтимагый хәрәкәттә кайнаучыларыбызның төп мак­саты – милләтебезне яшәтү. Ә аның өчен татар телен, милли мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, чал тарихын саклау һәм барлау һәр милләттәшебезнең асыл бер бурычы бу­лырга тиеш.

Пленар утырыш һәм концерт

Киңәйтелгән утырышта катнашучылар өч төштән дә мәдәният йортына җыелгач, Мирзәхләм Абдулганиев ча­раны ачып, залда утыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Наталья Любаева, берничә чакыру Сафаҗай ад­министрациясен җитәкләгән Фәрит Каюмов та кунакларны җылы сәламләделәр, ә Шәмсия ханым Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Фидакарь хезмәтләре өчен БТКның Рәхмәт хатларына Шамил Нуриманов, Сафаҗай мәдәният йорты директоры Илгиз Измайлов, Әлфия Аймалетдинова, Фәрит Каюмов һәм Сафаҗай урта мәктәбенең татар теле укытучысы Сара Сираҗетдинова лаек булдылар.

Пильна татарларының “Нур” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надирә Абдулганиева тыгыз хезмәттәшлекләре, мәдәни чаралар уздыруда даими ярдәмнәре өчен китапханәчеләр Рамилә Низаметдинова (Яңа Мочали) белән Кәримә Адиатуллинаны (Петрякс), Илгиз Измайлов­ны һәм Петрякс мәдәният йорты директоры Әхмәр Закиров­ны бүләкләде.

Ә шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләгән Кочко-Пожар мәдәният йорты директоры Ибраһим Мусинга Мир Га­ярович һәм Зилә Ардинатовна автономия исеменнән бүләк тапшырдылар. Аннары Мир Гаярович кыскача автономия эшчәнлеге белән таныштырды, ә инде Тимур Шәрәфутдинов киңәйтелгән отчет тотты. Бүгенгә автономиянең төп макса­ты – өлкә үзәгендә рәсми штат белән милли офис булдыру һәм киләсе елның 8 июленә билгеләнгән Идел буе сабан туена әзерлек эшләре алып бару. Әлбәттә, бүтән бик күп эшләнгән һәм эшләнәсе эшләргә дә тукталды Тимур Наи­левич.

Винера ханым Измайлова алып барган чараның икен­че өлешендә концерт булды. Анда төрле сәбәпләр белән 11 декабрь көнне Түбән Новгородта узган XII “Милли көй” фестиваленә бара алмаган коллективлар – “Сәрбиназ” (Татар Моклокасы), “Чулпан” (Кочко-Пожар) төркемнәре матур иҗади номерлар күрсәтте, хуҗалар – “Сафаҗай чишмәләре” төркеме, аның солистлары Илгиз Измайлов, Шәмилә Айнетдинова, Рөстәм Абдулбәров матур җырлары белән сөендерде, петрякслы Ринат Аляутдинов көчле ал­кышларга лаек булды. Аннары сәхнә БТКдан бүләк итеп юлланган Казан артистларына һәм Шәмсия ханыма бирел­де. Атаклы шагыйрә кабат, бу юлы инде киңрәк аудитория­не шигырьләре, җырлары белән шатландырды. Татарстан Республикасының атказанган артисты, автор-башкаручы, виртуоз баянчы Ваис Бәйрәмовның җырлавы, төрле халык коралларында уйнавы кемне дә битараф калдырмады.

Казан филармониясе артисткасы Ләйсән Сөнәгәтованың искиткеч матур, чиста, көчле тавыш белән башкарган җырларын да тамашачы бик җылы кабул итте, бергәләп җырлады да.

Менә шулай тәмамланды зур оешканлык белән узган киңәйтелгән күчмә утырыш. Зилә ханым артистларга, барлык катнашучыларга рәхмәт белдергәннән соң, утырышта катнашучылар кунакчыл сафаҗайлыларга шу­лай ук рәхмәтләр укып, кичке якта гына кайтыр юлга кузгалды.

Наилә Җиһаншина, Илнар Садеков, Олег Әндәрҗанов

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*