tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков туган телләрне үстерүгә багышланган форумда катнашты
Илгиз Халиков туган телләрне үстерүгә багышланган форумда катнашты

Илгиз Халиков туган телләрне үстерүгә багышланган форумда катнашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков “Поликультур белем бирү яссылыгында туган телләрне үстерүне тәэмин итү” дип аталган төбәкара форумда катнашты. Ул “Туган телләрне саклау өлкәсендә глобаль дөнья мөмкинлекләре” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Илгиз Халиков форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм форум кысаларында нәтиҗәле эш теләде.

Шулай ук форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һ. б. мөрәҗәгать итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*