tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге тәмамланырга бер атна калды
Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге тәмамланырга бер атна калды

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге тәмамланырга бер атна калды

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурска иллеләп әсәр кабул ителгән. Оештыручылар бәйге тәмамланырга вакыт аз калып баруын искәртә. Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк

«Бөтен номинациягә дә гаризалар килде. Кабул ителгән иҗади эшләрнең төп өлешен чәчмә әсәрләр һәм шигырьләр алып тора», – ди оештыручылар.

Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе октябрь башында игълан ителде. Декабрь аенда конкурска нәтиҗә ясалачак.

Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Күренекле балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында вафат булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*