tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Самара һәм Саратов өлкәләреннән килгән укытучылар белән очрашты
Илгиз Халиков Самара һәм Саратов өлкәләреннән килгән укытучылар белән очрашты

Илгиз Халиков Самара һәм Саратов өлкәләреннән килгән укытучылар белән очрашты

Бүген Саратов һәм Самара өлкәләренең укытучылары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән очрашуда катнашты.

Илгиз Халиков кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләде.

Ул оешманың эшчәнлеге һәм регионнар белән берлектә оештырыла торган проектлар турында сөйләде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы уздыра торган чаралар турында да мәгълүмат бирде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары “Татар теленең виртуаль кабинеты” һәм “Татар теленең интеграцияле дәресләре” проектларына аерым тукталды.

-Әлеге проектлар татар телен үстерүдә мөһим адым булып тора һәм киләчәктә укытучылар өчен бу платформалар бик файдалы булыр диеп өметләнәбез. Аларның эшенә апрель аенда старт бирергә планлаштырабыз.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе быел үзенең 25 еллыгын бәйрәм итте. Биредә хәзерге вакытта 600 бала белем ала. Алар татар теле дәресләрендә туган телен , татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнә

Саратов өлкәсенең Сарытау гимназиясе күп еллар дәвамында тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган. Әлеге мәктәптә 400 артык укучы белем ала. Биредә атнасына 2 сәгать татар теленнән дәресләр укытыла.

Илгиз Халиков ярдәм кирәк булган очракларда һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен ассызыклап үтте.

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*