tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ”Илһам чишмәләре” чакыра
”Илһам чишмәләре” чакыра

”Илһам чишмәләре” чакыра

“Илһам чишмәләре-2019” шигърият фестивале быел унҗиденче язын каршылый. Урыс, башкорт, татар һәм чуваш телләрендә иҗат итүче төрле яшьтәге шагыйрьләр бәйгесе ул. Җанлы сүз фестивале Русиянең төрле тарафларыннан шагыйрьләрне берләштерә.

XVII Төбәкара “Илһам чишмәләре-2019” шигърият фестивален оештыручылар – Бәләбәй районы хакимияте, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге.Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этап – 1 февральдән 1 мартка кадәр. Гаризалар һәм иҗади эшләр кабул ителә. Икенче этапта төрле номинацияләр буенча лауреатлар (гран-при, бер беренче, ике икенче һәм өч өченче урыннар) һәм дипломантлар билгеләнә.

Икенче этап нәтиҗәләрен карап, жюри игълан ителгән барлык номинацияләр буенча урыннар бирмәскә мөмкин. Икенче этапны узган катнашучыларны Оештыру комитеты фестивальнең өченче этабында катнашырга чакыра.

Фестивальнең Оештыру комитеты катнашуга заявкаларны һәм иҗади эшләрне урындагы жюриның (гәзит редакцияләренең, әдәби берләшмәләрнең) тәкъдим итү хаты белән кабул итә.

Заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 452000, Башкортстан Республикасы, Бәләбәй шәһәре, Кече Тугай урамы, 53а, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясе.

Электрон почта (e-mail):[email protected]

Телефоннар: (34786) 3-23-02, 3-17-02, 3-42-67, 4-23-58, 4-09-25.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*