tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреатлары билгеле булды
Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреатлары билгеле булды

Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреатлары билгеле булды

“Татар моңы” конкурсының максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү. Конкурсның төп оештыручысы – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

I сайлап алу турлары 2019 елның декабрь аенда Н. Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт сәнгать институтында, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә, Казан театр училищесенда үткәрелгән иде. Анда барлыгы 89 укучы катнашты, 42 конкурсант икенче турга узды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында 2020 елда I сайлап алу турлары дүрт зонада узды: Теләче, Буа, Әлмәт, Түбән Кама. Анда барлыгы 200 дән артык конкурсант катнашты һәм шуларның 76 сы икенче турга узды. Моннан тыш, Оренбург, Ульяновск, Екатеринбург шәһәрләрендә дә сайлап алу турлары оештырылды. Аларда Чиләбе, Курган, Төмән, Пермь, Ханты-Мансийск, Свердловск төбәкләреннән катнашучылар килде.

Март аенда жюри Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче конкурсантларның язмаларын тыңлады. Икенче турга Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Әстерхан, Башкортстан, Кырым Республикасы, Белоруссия, Казахстаннан катнашучылар чакыру алды.

Конкурста 17 яшьтән 35кә кадәрге башкаручылар катнашты. Жюрины ун ел дәвамында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов җитәкләде.

– “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелде. Ә быелдан ул өч елга бер тапкыр үткәреләчәк. Бу башкаручыларга тагын да үсәргә, әзерләнергә, камилләшергә бер сәбәп булачак, чөнки без 2нче һәм 3нче урын алучыларга конкурста кабат катнашырга мөмкинлек бирәбез, – диде Татарстанның халык артисты, проектның җитәкчесе Вил Усманов.

Аның сүзләренчә, пандемия быелгы катнашучылар санына тәэсир итми калмаган. “Чикләр ябылу сәбәпле, күп кенә чит төбәкләргә бара алмадык. Шулай да без катнашучыларны язма аша тыңладык, тик бу күзгә-күз очрашуга җитми инде”, – диде Вил. Ул “Татар моңы”нда башкалардан аерылып торган, Гран-прига ия булырдай башкаручының моңа кадәр әле булмавын да әйтте.

“Татар моңы” XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты И.Шакировның туган көнендә – 2022 елның 15  февралендә көтелә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*