tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров премиясе бары тик исән сәнгать әһелләренә биреләчәк
Илһам Шакиров премиясе бары тик исән сәнгать әһелләренә биреләчәк

Илһам Шакиров премиясе бары тик исән сәнгать әһелләренә биреләчәк

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе  сүзләренчә, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе бары тик исән сәнгать әһелләренә биреләчәк.

«Илһам Шакиров исемендәге премия булдыру фикере филармония җитәкчелегендә күптән бар иде. Ниһаять, быел бу эш гамәлгә куелды. Минемчә, бу премияне булдыру татар халкы өчен бик кирәкле, чөнки Илһам Шакиров дигәндә, безнең алдыбызга татар халкы үзе, аның рухи дөньясы килеп баса», — диде ул.

Сәнгать җитәкчесе сүзләренчә, премиягә лаеклы җырчылар профессиональ югарылыкта, җырлау сәләтләре бөтен дөнья күләмендәге вокал сәнгатенең иң югары дәрәҗәсендә булырга тиеш. «Шулай ук Илһам Шакировның халыкчанлыгын истә тотып, нәкъ менә татар җырын, моңын киң тамашачыга җиткерү максаты белән эшләгәннәрне күз алдында тотарга тиешбез», — диде ул.

«Премиядә катнашучыларга яшь буенча куелган чикләр юк. Әмма гариза бирүченең сәхнәдәге тәҗрибәсе һәм профессиональ белеме булырга тиеш», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Алинә Айдарова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*