tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһамнан — Илһамга: «Аның җырлары әниемнең карынында чакта ук күңелгә сеңеп калган»
Илһамнан — Илһамга: «Аның җырлары әниемнең карынында чакта ук күңелгә сеңеп калган»

Илһамнан — Илһамга: «Аның җырлары әниемнең карынында чакта ук күңелгә сеңеп калган»

«Исемне дә Илһам Шакировның хәер-фатихасын алып кушканнар миңа». Очраклы булмаган хәлләр йомгагы әнә шул вакыйгадан сүтелә башлый. 2 декабрьдә йомгакның очына чыгарга җыеналар.

Сүзем Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Илһам Вәлиев турында. Илһам ага Шакиров истәлегенә багышланган концертка әзерләнеп йөргән чагы аның. Шул уңайдан җырчы һәм «Илһамнан — Илһамга» проектының продюсеры Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашты.

Илһам Вәлиевның татарның төп баритоны иҗатына мөрәҗәгать итүе юкка гына түгел. Баксаң, язмыш ике Илһамны бер генә очраштырмаган.

— Беренче очрашканда мин әниемнең карынында гына булганмын. Менә туам-туам дип кенә торганда, Илһам Шакировны күрергә дип күрше авылга концерт карарга киткән алар. Әтием, аның иҗатына үлеп яратучы кеше буларак, Илһам абыйдан рөхсәт сорап, концертны яздыртып та алган. Кичәдән соң, янына килеп: «Улым туса, сезнең хөрмәткә «Илһам» дип исем кушам»,- дигән. Бер атналап вакыт үтүгә, дөньяга мин, Илһам аваз салганмын, — дип хәтирәләрен яңартты җырчы.

Малай чакта да, егет булгач та, Илһам Шакиров җырларын тыңлау, җырлаудан туктамаган ул. «Йоклап киткәндә дә, торганда да аны тыңладым», ди җырчы.

— Ул чакта бик дәрәҗәле «Татар җыры» бәйгесе бар иде. Жюрида — Илһам абый, Хәйдәр абый Бигичев кебек мәшһүрләр. Алар белән сөйләшү бәхете дә татыды миңа.

Сүзгә Рифат Фәттахов кушылып:

— Илһам абый белән бик яхшы таныш идем: аның «улым» дип бик сирәк очракларда гына әйткәнен ишеткәнем бар. Ә нәкъ шул бәйгедә, Илһам Вәлиевның беренче дәрәҗә дипломына ул «Улым! Минем исемне кушкач, илһамлы бул. Абый» дип язып калдырган. Бу бит очраклы гына хәл түгел! Димәк, ул шунда ук Илһам Вәлиевның талантын сизеп алган, хәер-фатихасын биргән, — дип сөйләде.

«Бер генә җырчының Илһам Шакировка багышлап концерт куйганы юк иде әле…»

Инде концертка күчсәк тә буладыр. Илһам Шакиров истәлегенә Илһам Вәлиев җырлый. Проектның продюссеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, концертның төп үзенчәлеге — әнә шунда.

— Җырчыны яшәтүнең тагын бер формасы — аның репертуарын яшәтү. Мондый чараларның кирәклегендә һич шик булырга тиеш түгел, алар шәхеснең үлемсезлеген тәэмин итә, — дип сөйләде Рифат Әхмәт улы.

Илһам Вәлиев та, бу сүзләрне хуплап, яшь буын җырчылары Илһам Шакировның дәвамчылары булырга тиешлеген әйтте:

— Аның җырларын тыңлаган саен, моңа кадәр ишетмәгән яңалыклар ачам. Бу моңнарны яшьләргә җиткерү — безнең бурычыбыз, — диде ул. — Тик дөрес аңласагыз иде: без Илһам абыйны уздырырга һич теләмибез. Аны кабатлау, уздыру мөмкин дә түгел.

Илһам Вәлиевтан тыш, 2 декабрьдә узачак концертта Рулсан Сәйфетдинов, Ваһапов фестиваленең яшь җырчылары — Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Зәлилә һәм махсус кунак — Фердинанд Сәлахов та чыгыш ясыячак. Җырлар тере тавышка, «Казан нуры» оркестрына кушылып җырланачак.

— Бүгенге вазгыятьне барыбыз да белә, шуңа да сатуда — билетларның 30 проценты гына. Бу кичә күңелләребезне тынычландыру, ял иттерү өчен дә кирәк. Ә моң, Илһам Шакиров җырлары — нәкъ шундый көчкә ия, — дип өстәде Рифат Фәттахов.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*