tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары белән очрашты
Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары белән очрашты

Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары белән очрашты

Бүген татар журналистлары «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Илшат Әминов белән очрашуда катнаштылар.

Илшат Әминов форумда катнашучыларны сәламләде. Журналистлар бүгенге көндә борчыган сорауларны күтәрделәр: өлкәдә кадрлар җитмәү һәм хезмәт хакы проблемасы. Очрашуда катнашучылар әлеге проблемалар турында фикер алыштылар һәм хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.

“Татар дөньясы” газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев “Яңа гасыр” телеканалы эшчәнлеге турында үз фикерен белдерде:

– ТНВ интернет белән көрәшердәй искиткеч зур көч бүгенге көндә.ТНВда әйтелгән һәр сүз, яңгыраган һәр тапшыру журналдан да, газеттан да, китаптан да көчлерәк, – диде ул һәм “Татарлар” тапшыруын эфирга ешрак чыгарырга тәкъдим итте.

Илшат Әминов делегатларга кызыклы һәм нәтиҗәле очрашулары өчен рәхмәт белдерде. Сорауларга җавап итеп, “Татарлар” тапшыруының тиздән ешрак эфирга чыгачагын билгеләп үтте. Шулай ук телеканалның социаль челтәрләрдә эшчәнлеген үстереләчәген ассызыклады. Ул төбәктәге журналистларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*