tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Әминов: Төбәкләрдәге татар журналистлары – геройлар
Илшат Әминов: Төбәкләрдәге татар журналистлары – геройлар

Илшат Әминов: Төбәкләрдәге татар журналистлары – геройлар

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов төбәкләрдә эшләүче татар журналистларының эшенә бәя бирде.

«Төбәкләрдәге татар журналистлары турында бер генә сүз әйтә алам – геройлар. Төбәкләрдә татар матбугатын алып бару бигрәк тә авыр. Газеталарны тарату буенча да авырлыклар бар. Минемчә, җирлектә бер генә татар калса да, газета чыгарга тиеш. Әлбәттә, аларга да үзгәрергә кирәк: социаль челтәрләрдә, сайтларда актив эшләргә. Аның өчен без ярдәм күрсәтергә тиеш», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул матди, методик, техник яктан ярдәм итәргә кирәк, дип басым ясады. «Ничек булса да, без аларны сакларга тиеш. Алар төбәкләрдә татар телен, татар мәнфәгатен саклау буенча зур эш алып бара», – диде ул.

Илшат Әминов бүген Бөтендөнья татар конгрессында Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*