Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды

«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды

Роберт Миңнуллин исемендәге  Республика балалар китапханәсе зур сөенече белән уртаклаша!

1 ноябрьдә Россия китап берлеге РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Иң күп укучы төбәк – 2023» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче дип игълан ителде һәм 2024 елда фестиваль-форум оештыру мөмкинлеге алды.

Республикага бу җиңүне  Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе гамәлгә ашыра торган «күчмә китапханә» проекты алып килде. Ул төрле чаралар, язучылар белән очрашулар, балалар учреждениеләрендә һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне күздә тота. Күчмә китапханә чараларына 165 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Бу төбәктә китап укуның яңа дәрәҗәгә чыгуы һәм киңрәк масштаб алуы дигән сүз.

30 ноябрьдә Мәскәүдә «Россиянең мәдәни картасы: үсеш механизмнары» конференциясе узачак, анда Татарстаннан вәкилләрнең махсус чыгышы көтелә.

sahne.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*