tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Балтач үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Балтач үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Әле ноябрь бетеп тә житмәде, җил-бураннарын уйнатып, кызу-кызу гына Җиргә кыш килеп җитте. Бураннарга уралып, аклык-сафлык тараткан карларга ияреп, бик жылы, якты, наз бөркеп торган бер бәйрәм якынлашып килә. Ул – Әниләр бәйрәме.

Әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган чаралар циклын башлап җибәреп, 22 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әнием, ягымлым син, назлым” дигән исем астында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә Балтач гимназиясенең 7 – Б сыйныфы укучылары, аларның әниләре килде. Укучылар газиз кешеләренә шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр, үзләре төшергән “Котлаулар бәйләме” һәм “Күзләрдән таныйсыңмы?” видеороликлары белән сөендерделәр. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән берсеннән-берсе күңелле, мавыктыргыч уеннар, биремнәр дә әниләрнең күңеленә хуш килде.

Чыганак: Балтач Үзәк китапханәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*