tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның 1 этабы старт алды
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның 1 этабы старт алды

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның 1 этабы старт алды

7 апрельдән 13 апрельгә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алу (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау) үткәрелә.

Республиканың 37 муниципаль берәмлегеннән мәктәпкәчә мәгариф оешмаларыннан 48 гариза кабул ителде.

Икенче этап 18-29 апрельдә узачак. Бу этапта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча грант алучыларның эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатында эксперт комиссиясенең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чыгуы каралган.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*