tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зональ этабы башланып китте
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зональ этабы башланып китте

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зональ этабы башланып китте

2022 елның 10 февралендә Россия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зональ этабы башланып китте. Ул 9 зонада 10 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Зона этабында һәр муниципаль районнан мәктәп һәм муниципаль этап җиңүчеләре катнаша. Составында Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, милли мәгариф өчен җаваплы тәҗрибәле методистлар булган жюри каршында бәйгедә катнашучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе үткәрәләр, үзләре куллана торган технологияләр белән уртаклашып, осталык дәресе күрсәтәләр. Ике бәйге буенча иң күп балл җыйган 20 мөгаллим 22-25 мартта Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау этабына чакырылачак.

Татарстан укытучылары өчен зона этабы белән бер үк вакытта башка төбәкләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен читтән торып катнашу этабы бара. Алар шулай ук тәҗрибәле жюри тарафыннан электрон портфолио һәм укытучы үткәргән татар теле яки татар әдәбияты дәресенең видеоязмасы буенча бәяләнәләр. Иң күп балл җыйган 12 укытучы Казан шәһәрендә үзачак йомгаклау этабында катнашачак.

Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*