tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Alga» спорт комплексында көрәш буенча Саратов өлкәсе Беренчелеге узды
«Alga» спорт комплексында көрәш буенча Саратов өлкәсе Беренчелеге узды

«Alga» спорт комплексында көрәш буенча Саратов өлкәсе Беренчелеге узды

Саратов өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Alga» спорт комплексында булды. Бүген биредә милли көрәш буенча Саратов өлкәсе Беренчелеге узды.

Данис Шакиров ярышларда җиңүчегә Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләкләр: “Татар дөньясы” һәм “Татар милли ашлары” китапларын тапшырды.

“Alga” – ул өзлексез хәрәкәт, камиллеккә һәм яңа казанышларга омтылу. «Alga» спорт комплексы 2016 елда ачылды. Биредә бокс, кикбоксинг, көрәш (билбау көрәше), грек-рим көрәше, ирекле көрәш һ.б. секцияләр эшли. 300 кв. м. бинада спорт залы, административ һәм көнкүреш бүлмәләре урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*