tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Президенты Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчетенең тарихы белән танышты
Казахстан Президенты Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчетенең тарихы белән танышты

Казахстан Президенты Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчетенең тарихы белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев өчен Казан Кремле буйлап экскурсия үткәрде.

Казахстан лидеры Кремльнең истәлекле урыннарын, шулай ук Благовещение соборын һәм Кол Шәриф мәчетен карады.


Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Кол Шәриф мәчетенең тарихы турында кунакка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ә собор турында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл сөйләде.

«Казахстан Президенты Казанга соклануын һәм мәчет белән православие гыйбадәтханәсенең янәшә урнашуының үзенчәлекле символ булуын билгеләп үтте», — диде Галимова.

Токаев Татарстанга эш сәфәренә кичә Россия Президенты Владимир Путин белән өч сәгатьлек очрашудан соң килде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*