tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле
«Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

«Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

2022 елның 1 маенда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган «Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесенә старт бирелде.

Бәйгенең төп максаты: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәгарифтә компетентлы якын килү принципларын тормышка ашыру, дәресләрне оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын стимуллаштыру.

Оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән барлыгы 106 гариза кабул ителде.

Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Балтач районнары, Казан шәһәре һәм Башкортстан Республикасы белем бирү оешмалары укытучылары актив катнашты.

Компетентлы жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде:

 

1 Гәрәева Лениза Әзһәр кызы Вахитова Регина Рим кызы Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «1 нче номерлы төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе I урын
2 Сахбеева Эльвира Илдус кызы Нәҗметдинова Резеда Ринат кызы Татарстан Республикасы Азнакай шәһәре «5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе II урын
3 Галимҗанова
Диляра
Илгиз кызы
Линиченко
Юлия
Валерьевна
Муниципаль бюджет

гомумбелем учреждениесе «Татарстан республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән

лицее «Үсеш»

III урын
4 Шарипова Раллия Шәйхразый кызы Решетникова Алмазия Ахнафовна, Гумерова Екатерина Витальевна, Валиева Светлана Сергеевна Башкортстан Республикасы Бакалы муниципаль районы «1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Лауреат
5 Хабибуллина Фаянур Ибраһим кызы Галимова Раушания Раис кызы Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Зур Сукаеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» Лауреат

 

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*