tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе башлана
Иртәгә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе башлана

Иртәгә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе башлана

2-3 июнь көннәрендә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

  • Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы тырышлыгы белән оештырыла.

2 июльдә Сабантуй делегатлары өчен Мөслим авылы буйлап экскурсия каралган. Кичке мәдәни чара “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак бәйрәм концертыннан тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы милли бәйрәмнең төп чаралары 3 июньгә планлаштырылган. Бу көнне рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр, театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбау көрәше һәм башка милли уеннар, җыр, биюләр көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*