tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: Телне саклау һәм үстерү — уртак бурычыбыз
Фәрит Мөхәммәтшин: Телне саклау һәм үстерү — уртак бурычыбыз

Фәрит Мөхәммәтшин: Телне саклау һәм үстерү — уртак бурычыбыз

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телне саклау һәм үстерү һәркемнең уртак бурычы булуын билгеләп узды.

«Туган тел безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, рухи хәзинәләребезне киләчәк буынга тапшырырга мөмкинлек бирә. Телне саклау һәм үстерү — безнең уртак бурычыбыз. Бүгенге шартларда бу аеруча катлаулы һәм мөһим. Сезгә әлеге җаваплы миссияне башкаруда уңышлар телим», — дип мөрәҗәгать итте ул Россия төбәкләренең татар оешмалары укытучыларының семинар-киңәшмәсендә.

Халыклар дуслыгы йортында узучы Россия төбәкләре милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсендә Фәрит Мөхәммәтшинның катнашучыларны сәламләве видеода яңгырады.

«Татарстан — йөз җитмештән артык милләт вәкиле яши торган, социаль, икътисади яктан Россия субъектлары арасында лидерлар рәтендә бара торган төбәк. Бу уңышларның сере милләтара татулыкта, хезмәт сөюдә һәм Татарстаныбызны яратуда. Мәктәп әле кыйммәтләрне тәрбияләүдә чишмә башы булып тора. Нәкъ менә сез, кадерле укытучылар, туган телләргә, төрле мәдәниятләргә хөрмәт тәрбиялисез. Яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирәсез», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*