tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020-2021 нче уку елында Татарстан мәчетләредә татар теле курсларын 1500 тыңлаучы уңышлы тәмамлады
2020-2021 нче уку елында Татарстан мәчетләредә татар теле курсларын 1500 тыңлаучы уңышлы тәмамлады

2020-2021 нче уку елында Татарстан мәчетләредә татар теле курсларын 1500 тыңлаучы уңышлы тәмамлады

2020-2021 нче уку елында Татарстан мәчетләре каршында узган татар теле курсларын 1500 тыңлаучы уңышлы тәмамлады һәм телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү хакында сертификатларга лаек булды.

Татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар 100 мәйданчыкта оештырылды: Татарстанның 45 мөхтәсибәтен колачлады, шул исәптән – Казанның 45 мәчетен. Татар теле курсларын тәмамлаучыларның аеруча зөр төркемнәре Россия ислам институтында (86 кеше), Нурлаттагы Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә (53 кеше), Түбән Камадагы Җәмигъ мәчетендә (37 кеше) җыелды.

Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар 2020-2021 уку елында Нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылды. Татарстан мәчетләре каршында татар теле курсларын оештыру тәҗрибәсе 2018 елдан бирле тормышка ашырыла.

Тел өйрәнү дәресләре Диния Нәзарәтенең үз методикасы һәм дәреслекләре буенча үткәрелде — алар Россия ислам институтында эшләнде, «Хозур» нәшриятында бастырылды. Быел дәреслек тулыландырылды. Әлеге уку әсбабы, камилләштерелеп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 экземпляр тираж белән нәшер ителде. Дәреслекне тулыландыру буенча өстәмәләр кертелгәндә мөгаллимнәрнәрнең теләк-тәкъдимнәре исәпкә алынды. Темалар, аларның бирелеше сакланылса да, кайбер грамматик материал гадиләштерелде, өлешләргә бүленеп тәкъдим ителде. Лексик тема кысаларында зур булмаган яңа диалоглар, күнегүләр кертелде.

Курслар узган мәчетләрдә бүлмәләр барлык уку кирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды, Татарстан мөхтәсибәтләре аша дәреслекләр таратылды.

48 академик сәгатькә исәпләнгән укыту курсы 6 ай дәвам итте (2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр). Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралды.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*