tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Юкка гына халык элек-электән: «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен  бел», — дип әйтмәгәндер. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту — исәннәрнең изге бурычы.  Зиратка барып, туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен, тирә-якларын чистартсаң, бу якты дөньяны  күбрәк аңлыйсың. Зират — мәңгелек йортыбыз бит.

Алтын көзнең сентябрь аенда Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы зиратында зур өмә булып узды. Көннәре дә ни тора бит. Матур җәй көне диярсең! 26 градус җылы, хәтта җиле дә юк. Эх, нинди рәхәт.

Зиратка 9 тулганчы җыела башладык. Тракторлар белән чыгучылар да булды. Халык күп. Авылдашларым бердәм икән әле, болай булса авылым яши, диеп куанып торам. Берәүләр пычкы белән агачларны кисәләр, икенчеләре — ташып, төяп торалар. Калган халык чупләрне җыя. Балалар йөгереп-йөгереп булыштылар.

Бөтен авыл халкына урнәк бу. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар- оныклар шатлыгы телим. Илләргә тынычлык кайтсын, киләсе елларны да бер-беребезне югалтмыйча, матур гына яшәргә язсын, Ходаем. Эшләгән эшләрегез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*