tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Авылда яңа бәйрәм
Иске Авылда яңа бәйрәм

Иске Авылда яңа бәйрәм

Татар халкының борынгы гореф-гадәт, йолалары белән яңа бәйрәмнәре дә кешеләр күңелендә үз урынын таба, яулый бара.Күп авыллар үз Авыл көнен уздырып,читтә яшәүче авылдашларын туган нигезгә чакырып кайтара. Нурлат районынын Иске Авыл поселогы да быел зурлап авыл көнен уздырды.Әле кайчан гына 4 кешелек авыл иде ул.Газ кермәгән, асфальт юллары юк авылдан кешеләр читкә китә торды. Иске Авылга инде тәмам бетү,юкка чыгу күренеп торганда, авыл язмышы 180 градуска үзгәрде дә куйды.Иске авыллылар газлы да,юллы да булу бәхетенә иреште.

Иске Авылны ташлап чыгып киткэн кешеләр 40 -45 елдан җирсеп,туган якны сагынып, кабат кайттылар. Авыл яшәсен өчен иман йорты да бик кирәк.Ике тапкыр янган мәчетне өченче тапкыр торгыздылар.Хәзер Иске Авылда һәр көнне азан ишетелә.Мәчеттә имам булып торучы Рафаэль Гыйләҗетдин улы Галләметдинов быелгы бәйрәмне оештыручыларның берсе.Авылдашларына Иске Авылның яңача яшәвен күрсәтергә теләде ул.

Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов , Нурлат якташлыгы вәкилләре, Казаннан адвокат Роза Атласовна Фәрдиева, Казан мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Рәйхана Әминовна Боһаветдинова, педагогика фәннәре кандидаты Әлфинур Минсолтан кызы Гайфетдинова, мөгаллим, Татарстанның халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Галиев , автор -башкаручы Нияз Җәләлев кайттылар. Бу Бәйрәмдә Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та катнашты. Кунаклар Иске Авыл мәчетендә намаз укып, Авыл көнен оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.Тантаналы бәйрәмгә килүче барлык кунаклар һәм авыл халкы намаздан соң “Ирек коесы”на юл тоттылар.Сугыш вакытында биредә ындыр табагы булган.Җиңүне якынайту өчен көн-төн хезмәт куйган авыл кешеләре кое янындагы чишмәдә су коена торган булганнар.Иске Авыл көне бәйрәменә килүчеләр төрле төстәге күрсәткеч язулар белән чуарланган серле куакка игътибар иттеләр.Әлеге куакның һәр ботагында берәр гаиләнең шәҗәрәсе беркетелгән. Авыл көненең максаты да туган нигезеңне, нәселеңне оныттырмау бит.
Авыл кешесе кунакчыл халык. Сый-хөрмәт күрсәткән авыл халкына “Кунак ашы-кара –каршы дигәндәй”, Мингол Галиев, Фәрид Мифтахов, Нияз Җәләлев матур җырларын бүләк иттеләр.Чыгыш ясаучыларның җырлары бәйрәмдә катнашучы һәркемнең күңеленә хуш килде.

Кайчандыр: “Юкка чыгар инде авылыбыз,”- диеп куркып яшәгән Иске Авыл халкы бүген заманча тормышына сөенеп, муллыкта яши.Читкә китүчеләр дә кайтып сыеныр өчен туган авыллары булуга шатланып бетә алмый.Иске Авылның киләчәге өметле, яңа бәйрәмнәре тагын да күбрәк булсын иде.

Гөлнур Айзат

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*