tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевны Сәмәй шәһәрендә каршы алдылар
Васил Шәйхразыевны Сәмәй шәһәрендә каршы алдылар

Васил Шәйхразыевны Сәмәй шәһәрендә каршы алдылар

Бүген, 23 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренә килде. Биредә аны Абай өлкәсе акиматы,татар җәмәгатьчелеге һәм Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алды.

Эшлекле сәфәр вакытында Абай өлкәсе Акимы Нурлан Тельман улы Уранхаев белән очрашу, «Бейбитшилик» утравында урнашкан Сабантуй үткәрү урынын һәм Татар сәнгать мәктәбен карау планнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-25 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*