tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялгызкаен авылына 350 ел
Ялгызкаен авылына 350 ел

Ялгызкаен авылына 350 ел

20 август көнне Гафури районында Ялгызкаен авылының 350 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Авылга 1671 елда нигез салынган. Бу саннарны төбәкне өйрәнүче Мөдәрис Сафин дәүләт архивларында эзләнү нәтиҗәсендә ачыклады.

Бәйрәм кысаларында Ялгызкаенда туып-үскән ике Советлар Союзы герое Закир Әсфәндияров һәм Зәйнетдин Әхмәтҗановка бюстлар ачылды.

Русия Президенты гранты белән тәртипкә китерелгән һәм ял урынына әверелдерелгән авыл уртасындагы чишмә шушы ук көнне официаль рәвештә ачылды.

Ялгызкаенда узган тантаналы чараларны йомгаклау буларак, көннең икенче яртысында “Саумысыз, авылдашлар” концерт программасы оештырылды.
Ялгызкаен халкын күркәм бәйрәмнәре белән Гафури районы администрациясе башлыгы Фәнзил Чыңгызов, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов котладылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Ялгызкаен халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләп, Васил Габтелгаяз улының сәламнәрен җиткерде һәм авылның милләтпәрвәрләренә һәм активларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук мәктәп китапханәсенә матур әдәбият һәм матбугат басмалары бүләк итте.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*