tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кормашта махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышлап хәйрия концерты узды
Иске Кормашта махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышлап хәйрия концерты узды

Иске Кормашта махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышлап хәйрия концерты узды

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм йөзеннән үткәрелә торган хәйрия концертын оештыручылар бу юлы Иске Кормаш авылына килде. Артистларыбызга Иске Кормашның сәләтлеләре дә кушылды. Бәйрәм кичәсе Әниләр көне алдыннан булганга концертта әниләр турындагы җырлар, шигырьләр мулдан яңгырады.

-Махсус хәрби операциядәге егетләребезнең әниләренә бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырдык. Җирлекнең актив волонтеры, ветераннар советы рәисе Рәмзия Латыйпова, районыбызның волонтер кызларын да хөрмәтләдек, – ди авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Дилбәр Вәлиева.

Иске Кормашта актив тормыш позицияле халык яши. Мәсәлән, Алмаз Кашаповны районда, күрше-тирә төбәкләрдәидә яхшы беләләр. Күптапкырлар Украинага, махсус хәрби операциядәге егетләргә автомобиле белән гуманитар ярдәм илтеп кайткан батырыбыз ул. Рамил Ибраһимов исә мессенджерлардагы шәхси төркемнәре аша МХОдәге якташларыбызга акча җыюны оештырып килә.  Хәйрия концертында әлеге авылдашларга да изге гамәлләре өчен рәхмәт әйтеп бүләкләделәр.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*