tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда II Ганиев укулары узды
Иске Кулаткыда II Ганиев укулары узды

Иске Кулаткыда II Ганиев укулары узды

Бүген Ульян өлкәсенең Кулаткы бистәсендә танылган меценат, милли рухлы милләттәшебез, хаҗи Эдуард Әнвәр улы Ганиевның тууына 70 ел тулу уңаеныннан II Ганиев укулары: “Эдуард хаҗи үрнәгендә татар хәйриячелеге” дигән темага багышланган конференция узды.

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында оештырылды.

Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясе эчке сәясәт идарәсе башлыгы Сергей Паховский, Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тарих фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары, Ульян шәһәре Иделаръягы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов һ. б. катнашты.

Данис Шакиров үзенең чыгышында Ульян җирендә “Хәбибулла Хансәвәров укулары”, соңрак “Кулаткы укулары”, ә Эдуард Әнвәр улы вафатыннан соң әлеге укуларны мәрхүм милләттәшебез рухына, якты истәлеге булып “Ганиев укулары” дип үзгәртеп уздыра башлавын ассызыклады. Шулай ук ул I Ганиев укуларының чыгышларын туплаган китапчык бастырылуы, Саратовта һәм Татарстанда милли җанлы хәйриячебезгә багышлап түгәрәк өстәлләр оештырылуы, “Туган як”, “Безнең мирас” журналларында Эдуард Әнвәр улы истәлегенә саллы язмалар басылып чыгуы турында да сөйләде.

“Милләтне шәхесләр билгели. Татар дөньясында аның исеме алтын хәрефләр белән язылды. Эдуард хаҗи Иске Кулаткы белән Татарстан арасында күпер салучы булды дисәк тә ялгыш булмас. Эдуард Әнвәрович, “Түгәрәк уен” фестивален, 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Иске Кулаткыда оештыру өчен күп көч куйган шәхес”, – дип ассызыклады Татар конгрессы җитәкчесе.

Шулай ук Данис Шакиров Эдуард Әнвәр улының тормыш иптәше Суфия ханым Ганиевага Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Оренбург мамык шәле бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*