tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре 1100 еллыкны шигырь бәйрәме белән каршы алды
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре 1100 еллыкны шигырь бәйрәме белән каршы алды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре 1100 еллыкны шигырь бәйрәме белән каршы алды

Бүген, Шәгъбан аеның 27 нче көнендә (30 мартта), “Мөхәммәдия”  мәдрәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык һәм мәдрәсәнең нигез салынуына 140 еллык юбилейлары уңаеннан сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесе уздырылды. Күркәм шигырь бәйрәме Изге Коръән аятьләрен укудан һәм дога кылудан башланып китте.

Апрель ае “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә традицион рәвештә туган тел ае буларак каршы алына һәм Габдулла Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгеләре белән уздырыла. Бу елны изге Рамазан ае апрельга  туры килү сәбәпле, әлеге бәйге март азагына күчерелде.

Мәдрәсәдә төрле милләт вәкилләре белем ала. Әмма туган телләре нинди булуга карамастан, һәммәсе дә татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнә. Бу бәйге татар теленә хөрмәт уяту, татар телен популярлаштыру, шәкертләрнең белем һәм осталыгын күрсәтү, булачак имам-мөгаллимәләрнең кеше алдында чыгыш ясаудан курку хисен җиңү  максатын күз алдында тота.

Бәйгедә көндезге бүлектә укучы 60-ка якын шәкерт катнашты. Шигырьләр дин, динебезнең матурлыгы, әхлак-әдәп мәсьәләләренә багышланган иде. Шигырь бәйрәмендә төрле чор татар әдипләренең әсәрләре белән беррәттән, шәкертләр үзләре иҗат иткән шигырьләр дә, башка милләтләрнең әдәби җәүһәрләре дә яңгырады. Кызлар татар милли киемнәреннән килгән иде.

Шәкертләрннең талантын һәм осталыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Рамил Төхвәтуллин, драматург Данил Салихов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрәләр Гөлзадә Бәйрәмова, Ләйсән Солтанова, шагыйрь Рифат Сәлах, Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова, мәдрәсәнең татар теле укытучысы Габдерраүф хәзрәт Нуриев бәяләде.

Бәйге тәмамлангач, мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин чыгыш ясап, бәйгедә иң мөһиме – кеше алдына чыгып, үз сүзеңне дөрес, матур һәм аңлаешлы итеп җиткерә белү икәнлеген белдерде. “Раббыбыз Коръәндә Аллаһ юлына хикмәт һәм  матур сүзләр белән чакырырга кушты. Әгәр без кешеләргә динебезнең матурлыгын кешеләргә җиткерә алмыйбыз икән, алар безне аңламаячак. Шуңа күрә без теләсә нинди алымнар белән дин юлына чакырырга тиешбез. Бу һәркем өчен мәҗбүри (ваҗиб) булып тора. Бүген чара нәкъ менә сез, кешеләр алдында чыгыш ясап, үз сүзләрегезне аларга җиткерә  алсын өчен үткәрелде”, – диде ул, үз шәкертләренең бәйгедә чыгыш ясаулары һәм үз сүзләрен әйтә алуы өчен шатлыгын белдереп. Ул шулай ук, үтемле булсын өчен, вәгазь сөйләүчеләрнең шигырьләр дә кушып җибәрүен, ислам дине килгәнче, гарәпләрнең шигырь язу һәм сөйләүдә ярышуларын билгеләп үтте.

Җиңүчеләр татар телендә сөйләшүчеләр һәм татар телендә сөйләшмәүчеләр арасында билгеләнде. Бүләкләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләде.

  Үзләре язган шигырьләрне укучылар икесе дә 1 нче урынга лаек булды: Сәйфуллина Ләйсән һәм Романченко Мөхәммәд.

Жюри теләге белән, өстәмә рәвештә Зарипова Әминә, Закирова Камилә һәм Әдһәмова Мөслимәгә 3 нче урын бирергә карар кылынды.

Жюри  әгъзалары, бәйгегә йомгак ясап, татар әдәбиятының нигезендә дин ятуын, шагыйрьләрнең дин сагында торуларын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә татар милләтен бөрбөтен итеп гореф-гадәте, киемнәре, ашау-эчүләре, әдәбият һәм динебез тотып тора. Мин аны бер мөбарәк тәсбих итеп күз алдына китерәм. Шуның берсе генә төшеп калса да, безнең милләт яшәүдән туктар кебек”, – диде шагыйрә Г.Бәйрамова.

Драматург Данил Салихов бүгенге шәкертләрнең киләчәктә зур-зур аудиторияләр белән эшләүче имам-хатыйблар булачагын, шуңа күрә дә тел, дикция, ораторлык осталылыгының бик кирәк булуын ассызыклады.  “Кемнең теле матур, кемнең белеме зур ул һәрвакытта да үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә без бүген сезнең үзегезне тотышыгызга, шул вакытта чыгышларыгыз да һәм башка якларыгызны да карап утырдык. Без бүген әдәбият белән якынайдык”, – диде әдип.

Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова исә мәдрәсә җитәкчелегенә татар мәдәниятен һәм, әдәбиятын, телен саклауга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*