tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам. Беренче адымнар” курсларына 147 кеше язылды
“Ислам. Беренче адымнар” курсларына 147 кеше язылды

“Ислам. Беренче адымнар” курсларына 147 кеше язылды

Диния Нәзарәте намаз укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның чираттагы сезонына тыңлаучылар кабул ителү хакында искә төшерә. Бүгенге көндә барлыгы 147 кеше язылды. Оештыручылар әлеге курсларга 24нче февральгә кадәр язылу кирәклеге хакында искәртә. Моның өчен https://clck.ru/EZQEj сылтамасы буенча кереп теркәлү яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтырату зарур. “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендәге укулар – түләүсез. Проектта ир-ат тыңлаучыларның актив катнашуы сорала.

Беренче дәрес 25нче февраль көненә билгеләнгән. Соңгы дәрес – 8нче апрельдә һәм әлеге курска ифтар мәҗлесе белән йомгак ясау, сертификатлар тапшыру тантанасы үткәрү көтелә.

Әлеге курс дәвамында укучылар 7 дәрестә тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләре, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 08.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә җыелачак. Якынлашып килүче Рамазан аен истә тотып, дәресләр тәртибенә бераз үзгәрешләр кертеләчәк: беренче дәрес (25нче февраль) – тәһарәт-госел тәртипләренә, аннан соңгы ике дәрес (4нче һәм 11нче март) – намаз укуга, дүртенче дәрес – уразага (18нче март) багышланачак һәм аннан соң кабаттан намаз уку тәртипләрен, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен өйрәнеп дәвам итәчәк. Шул рәвешле, әлеге мәктәп ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, онлайн консультацияләрне тәүлек дәвамында алырга мөмкин.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Ун сезон дәвамында әлеге курсларда 940ка якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*