tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ислам. Беренче адымнар» проекты җиденче тапкыр укучылар кабул итә
«Ислам. Беренче адымнар» проекты җиденче тапкыр укучылар кабул итә

«Ислам. Беренче адымнар» проекты җиденче тапкыр укучылар кабул итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрне җиденче тапкыр укырга чакыра. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Бүгенге көндә дәресләргә иллегә якын кеше язылган. Язылу дәвам итә!

Беренче кереш дәрес 13-нче февраль көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт, 3-нче кат) үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк.

Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы, хәләл-хәрам, хаҗ, уразаның фазыйләтләре һәм тәртипләре белән танышачак. Укулар 27-нче мартта, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Белем бирү татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 13-нче февральгә кадәр эш көннәрендә иртәнге тугыздан (09.00) кичке бишкә кадәр (17.00) +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://taplink.cc/muslimmol
«Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр узучы Галиев мәчетендә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә исәпкә алыначак: белем алучылар медицина битлекләреннән булырга һәм антисептиклардан файдаланырга тиеш.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Алты сезон дәвамында әлеге курсларда 580 кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*