tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда беренче татар-төрек рестораны ачылды
Истанбулда беренче татар-төрек рестораны ачылды

Истанбулда беренче татар-төрек рестораны ачылды

17 сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә тәүге татар-төрек рестораны ачылды. Әлеге проект Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.
һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе ярдәме белән «Татарстан» Сәүдә йорты һәм Төркиянең «Evren» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

«KAZANDA by Evren» ресторанының беренче кунаклары арасында Истанбул һәм Төркиянең башка төбәкләрендәге татар җәмәгатьчелеге әгъзалары, Төркия уку йортларында белем алучы Татарстан студентлары, Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы, Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиллеге, Башкортстан һәм Якутия вәкилләре, рәсми затлар һәм бизнес әһелләре бар иде.

Ачылыш тантанасында кунакларны Татарстанның иң яхшы аш-су осталары татар ризыклары белән сыйлады. Кичәдә Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ганиев, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Майя Сәйфуллина һәм «Казан» бию ансамбле катнашында узган концерт белән сөендерделәр.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*