tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китабы тәкъдим ителә
Казанда Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китабы тәкъдим ителә

Казанда Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китабы тәкъдим ителә

26 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә (Казан, Пушкин урамы, 86) милли геройга багышланган «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» – Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең Туган Батыр турындагы икенче китабы. Кичәдә язучы Зөлфәт Хәким белән интервью һәм автограф сессия, проектка нигез салучы Радик Абдрахманов белән очрашу була.

Шулай ук кунаклар игътибарына «Туган батыр» биюе һәм проектның гимны тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, «Туган Батыр» күп серияле анимацион фильмы тизерының презентациясе дә була, ул 2024 елда федераль телеканалларда күрсәтелер дип көтелә.

Кичәгә кунак буларак иҗат һәм мәдәният эшлеклеләре, блогерлар, артистлар һәм музыкантлар чакырылган.

  • Катнашу өчен сылтамага кереп теркәлергә кирәк.

«Туган Батыр» – халыкара дәрәҗәгә чыккан һәм басма матбугат, анимацион сериал, спорт турнирлары, күңел ачу паркы кебек күп кенә проектлар һәм юнәлешләрне берләштерә торган бренд. Рус, татар, инглиз, гарәп һәм кытай телләрендә 10 меңнән артык китап нәшер ителгән. Проектның максаты – балалар һәм яшьләрне тарихка һәм мәдәнияткә, рухи кыйммәтләргә һәм милли гореф-гадәтләргә җәлеп итү, шулай ук халыклар арасындагы дуслыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту, ди оештыручылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*